Күшәр авылында яшәүче Шакиров Илшат Вәдүт улының 12 августта 65 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Ихлас күңелдән сине юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, бәхет, шатлык телибез. Киләчәктә дә бер-беребезне аңлап, тигезлектә, тынычлыкта, гаилә учагыбызны сүндермичә, пар канатлар булып яшәсәк иде.
Кирәк түгел миңа хан сарае,
Кирәк түгел алтын тәхет тә.
Синең белән үз өемдә бары
Яшиселәр килә бәхеттә.
Сый-нигъмәтләр җитә, Ходай биргән
Сәламәтлек ташлап китмәсен.
Бала бәхетләрен татыдык без,
Оныклардан мәхрүм итмәсен.
Гомер бирсен Ходай яшәр өчен,
Бәхетләрдән торган тормышта.
Кирәк түгел миңа алтын-көмеш,
Мин рәхмәтле синле тормышка.
Сине тәбрикләп тормыш иптәшең Ясминә.
Бу теләкләргә улың Илфат, киленең Эльмира,
киявең Азат, кызың Эльвира һәм оныкларың
Эльзат, Ильмир, Булат, Сәйдә,
Гөлинә һәм Самат та кушыла.
Нет комментариев