Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Күәм авылында дөньяга килеп, шунда ук гомер итүче, җир йөзендә безне иң эчкерсез, чын ярату белән яраткан якын кешебез – газиз әниебез САБИРҖАНОВА ЗӨБӘРҖӘТ МАНСУР кызы шушы көннәрдә гомер бәйрәмен билгеләп үтә

27 сентября 2022, 10:08

361

0

0

Күәм авылында дөньяга килеп, шунда ук гомер итүче, җир йөзендә безне иң эчкерсез, чын ярату белән яраткан якын кешебез – газиз әниебез САБИРҖАНОВА ЗӨБӘРҖӘТ МАНСУР кызы шушы көннәрдә гомер бәйрәмен билгеләп үтә

Күәм авылында дөньяга килеп, шунда ук гомер итүче, җир йөзендә безне иң эчкерсез, чын ярату белән яраткан якын кешебез – газиз әниебез САБИРҖАНОВА ЗӨБӘРҖӘТ МАНСУР кызы шушы көннәрдә гомер бәйрәмен билгеләп үтә.
Кадерле әниебез! Син безнең нурлы кояшыбыз, тормышыбызның якты маягы, әтиебезгә көч һәм илһам бирүче тугры юлдаш. Биш балага гомер бүләк итүче дә, йөрәк җылыңны, күз нурыңны тигез итеп бүлеп, безне үстерүче дә – ул син әни! Әти белән бергәләп, кечкенәдән безне эш сөяргә, гаделлеккә, гадилеккә, уңганлыкка, сабырлыкка өйрәттең. Син безгә әле дә терәк һәм киңәшче. Алдагы көннәреңдә дә Ходай сине сәламәтлектән аермыйча, без – балаларыңның кадер-хөрмәтен тоеп, оныкларыңа яраткан әби булып, әтиебез белән тирән картлыкка
кадәр, парлап гомер кичерергә язсын.
Әни, бәгьрем, әле кайчан гына
Итәгеңдә безне назладың,
Шул кочакка кабат җыелышты
Котлар өчен ул һәм кызларың.
Синең янда булу – олы бәхет,
Елмаюың күрү – куаныч.
Мәңге яшә, әни, кояш кебек
Маяк булып безгә, таяныч.
Иң изге теләкләр юллаучы әтиебез Рәдиф, кызларың, улларың, кияү-киленнәрең һәм оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев