Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Күәм авылында гомер итүче иң хөрмәткә лаек кешебез СӨНГАТОВА ГӨЛНАРА ЗӨЛКАРЬ кызы 14 октябрьдә 55 яшьлек матур юбилеен билгеләп үтә

14 октября 2022, 10:48

514

0

0

Күәм авылында гомер итүче иң хөрмәткә лаек кешебез СӨНГАТОВА ГӨЛНАРА ЗӨЛКАРЬ кызы 14 октябрьдә 55 яшьлек матур юбилеен билгеләп үтә

Күәм авылында гомер итүче иң хөрмәткә лаек кешебез СӨНГАТОВА ГӨЛНАРА ЗӨЛКАРЬ кызы 14 октябрьдә 55 яшьлек матур юбилеен билгеләп үтә. Кадерле әниебез, әни җанлы кызыбыз, бердәнбер апабыз! Сине алтын көзләр кебек матур, бай, җимешләре өлгергән юбилеең белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Син безнең куанычыбыз, ярдәмчебез, безне бердәм гаилә итеп яшәтүче, шәфкатьле һәм мәрхәмәтле кешебез. Син барга без бәхетле, шат һәм тыныч. Бүгенге матур бәйрәмеңдә без сиңа корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, олы куанычлар, кайгы-хәсрәтсез көннәр, аяз күк йөзе, тыныч тормыш, эшеңдә зур уңышлар телибез.
Һәр туар таңга куанып, балалар, оныклар игелеге күреп, җан тынычлыгында яшәргә насыйп булсын. Өебезнең нурын, җылысын саклап, озак еллар яшә син. Без кайтып кергәндә колач җәеп каршы алырга, яратып озатып
калырга, әле ярый, кадерлебез, син бар. Без сине яратабыз һәм хөрмәт итәбез.
Котлы булсын туган көнең,
Кояш кебек балкый йөзләрең.
Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән
Үтсен синең гомер көзләрең.
Озын булсын гомерең,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәхет чишмәләрең мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын.
Кояш кебек тормышыңа
Ак бәхетләр килсен күренеп.
Куанычлар гына юлдаш булсын,
Яшә шатлыкларга төренеп.
Чәчәк бәйләмнәре бүләк итсәк,
Чәчәк бәйләмнәре корыр ул.
Йөрәк җылыбызны бүләк итсәк,
Мәңге сүнмәс, җылы торыр ул.
Иң изге теләкләр белән әниең, улың Марат, киленең Олеся, оныкларың Влада, Ринат, Эмиль, энең Ирек, киленегез Наташа, Руслан, Лира, Марк, Тимур.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев