Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Күлле-Киме авылында яшәүче кадерле әтиебез САБИРОВ ФӘРИТ РӘФЫЙК УЛЫның 12 сентябрь көнне туган көне, 60 яшьлек юбилее

12 сентября 2022, 10:33

470

0

0

Күлле-Киме авылында яшәүче кадерле әтиебез САБИРОВ ФӘРИТ РӘФЫЙК УЛЫның 12 сентябрь көнне туган көне, 60 яшьлек юбилее

Күлле-Киме авылында яшәүче кадерле әтиебез САБИРОВ ФӘРИТ РӘФЫЙК УЛЫның 12 сентябрь көнне туган көне, 60 яшьлек юбилее. Газиз кешебез, кадерле әтиебез! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Кадерле кешебез, сиңа булган теләкләрбезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт, озын гомерле булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын, ихтирамын тоеп, әниебез белән хәерле, тыныч тормышта гомер ит!

Акрын гына еллар, көннәр ага,

Чакрымнарын саный гомерләр.

Өлгерәсе иде газизләрне

Чын күңелдән, ихлас кадерләп.

Алтмыш еллык гомер азмы, күпме,

Аршын белән кемнәр үлчәгән?

Балын ашаган да, әрем суын

Бу дөньяда кемнәр эчмәгән?

Авылыңның йөз аклыгы булып

Яшәр өчен күпме көч кирәк?

Дәрьялардай олы күңелне дә

Сыйдырала икән бер йөрәк.

Әти диеп горур дәшәбез без

- Син бит безнең өйнең тоткасы.

Син булганга көлеп тора нигез,

Ачык һәрчак йортның капкасы.

Ярты гасыр туган җирең өчен

Син ихластан хезмәт итәсең.

Үз авылыңның тыкрык- сукмакларын

Көн дә, көн дә кат-кат үтәсең.

Игелекле диеп мактый халык,

Авылдашлар сине ярата.

Үз җиреңдә бәхет тапкан дигән

Сүзләр, әти, сиңа карата.

Акыл белән, гадел хезмәт белән

Син үтәсең гомер юлларын.

Сине инде сулышыңнан таный

Туып-үскән болын-кырларың.

Әни белән корган гаиләгездә

Яратудан торган җылылык.

Татулыкның төбе – сынауларда,

Мең сыналган күркәм сабырлык

Сикәлтәле гомер сукмаклары

- Болытлары, давыл, кайгысы.

Әти, җаным, синең йөрәгең дә

Күрде инде, күрде барысын...

Сыгылмадың, кеше булып калдың.

Рәнҗемәдең тәкъдир-язмышка.

Баш имәдең салкын-кырауларга,

Зарланмадың хәтта ялгыш та!

Бар назыңны оныкларга бирдең,

Безгә бирдең җаның җылысын.

Синнән күреп, без өйрәндек, әти,

Яратырга кече-олысын.

Синең җылың барыбызга җитә:

Һәр сулышны без дип аласың.

Ничек шулай Аллаһ яралткандыр,

Игелекле итеп баласын.

Оныкларның хыял-теләкләре

Чынга ашсын диеп йөрисең.

Көзләреңдә, әти, шул балалар

Игелеген әле күрерсең.

Тигезлектә гомер итегез сез

– Кайтсак, китсәк – өйнең яме бар.

Бергә эчкән һәр чынаяк чәйнең

Җанны җылытырлык тәме бар.

Исән генә булсыннар дип теләп,

Көн артыннан көнне башлыйбыз.

Сез булганга шөкер диеп, Әти,

Рәхәтләнеп җирдә яшибез.

Баскан саен игелегең кала,

Йөрәгеңнең арта яктысы!

Син бит, әти, җирдә гомер иткән

Әтиләрнең иң-иң яхшысы!

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Рүзия, улын Фәнил, киленең Илсөя, оныкларың Фәнзил, Фирүзә, бу теләкләргә кодагыең да кушыла

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев