Кышлау авылында яшәүче газиз әниебез – Галәветдинова Ләйлә Габделхак кызының 14 майда 50 яшьлек юбилее.
Кадерлебез, без сине олы юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Син һәрчак якты йөзле, киң күңелле, олы йөрәкле. Безне, дүрт кызыңны, укытып, тәрбияләп, олы тормыш юлына бастырдың.
Сиңа барлык изгелекләрең өчен зур рәхмәт. Кояштай озын гомер, корычтай нык сәламәтлек телибез. Балаларыңның игелеген күреп, оныкларыңа сөенеп, озак еллар безне куандырып яшә!
Яшә әле, яшә, әни,
Яшә әле йөзгәчә.
Балаларың белән бергә,
Оныкларың белән янәшә.
Барлык балаларың, кияүләрең, оныкларың
исеменнән кызың Алия.
Нет комментариев