Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Көзнең шушы мул чорында – 16 сентябрьдә Олы Әтнә авылында яшәүче кадерле киявебез, олы баҗабыз, яраткан җизнәбез Сәмигуллин Ленар Әдһәм улына 50 яшь тула.

16 сентября 2018, 08:55

837

0

0

Көзнең шушы мул чорында – 16 сентябрьдә Олы Әтнә авылында яшәүче кадерле киявебез, олы баҗабыз, яраткан җизнәбез Сәмигуллин  Ленар Әдһәм улына 50 яшь тула.

Эчкерсез күңелең, зирәк уең, гадел карашың, олы йөрәгең белән үткән тормыш юлың күпләргә үрнәк булырлык. Күркәм юбилеең белән котлап, апабыз Лилә белән сәламәт булып, кунакчыл йортыгызда шаулап-гөрләп, балаларыгызның игелеген күреп озак еллар яшәвегезне телибез. 
Ир уртасы – ил тоткасы,
Нәкъ менә синең хакта.
Тотынып нык ялына
Җилдерәсең ак атта.
Ычкындырмый тезгенен,
Апа белән икегез.
Гомернең озын юлын
Гел янәшә үтегез!
Хөрмәт белән чын күңелдән
Сиңа рәхмәт әйтәбез.
Сәламәт бул, һич авырма
Иң яраткан җизнәбез!
Иң изге теләкләр белән әби-бабай, баҗайлар, сеңелкәш-энекәшләр исеменнән 
балдызларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X