Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мамыш авылында яшәүче ГӘрӘев Рубис Габдрахман улының 8 августта 80 яшьлек юбилее.

07 августа 2020, 09:12

405

0

0

Мамыш авылында яшәүче  ГӘрӘев Рубис Габдрахман улының  8 августта 80 яшьлек юбилее.

Кадерле әтиебез! Сине юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканыгыз, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әтием. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Әти! Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ап-ак бәхетләр телибез. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп, әни белән бер-берегезгә терәк, ышаныч булып, ба­ла­ла­рыңның, оныкларыңның игелеген күреп, бәхетле озын гомер кичерергә язсын.
Иң изге теләкләр белән сине яратып тормыш иптәшең Кәүсәрия, кызларың, кияүләрең: 
Илфат-Гөлфирә, Айдар-Гөлфәрия, 
оныкларың Илнар, Алсинә, Динар, Раил, Айназ, 
Илназ һәм нәни оныкчыгың Искәндәр.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X