Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Марҗан авылында яшәүче Гарипов Рәдиф Гаделҗан улының 21 майда гомер бәйрәме, юбилее!

18 мая 2018, 11:23

957

0

0

Марҗан авылында яшәүче Гарипов Рәдиф Гаделҗан улының 21 майда гомер бәйрәме, юбилее!

Дөньядагы иң кадерле кешебез! Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, дәү әтиебезне юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сиңа булган олы рәхмәтебезне, күңелдәге, йөрәктәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бетерер­лек түгел.
Кадерлебез! Сиңа алдагы көннәрдә дә җан тынычлыгы, ныклы сәламәтлек, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Гомер көзләребездә дә пар канатлы булып, балаларыбыз, оныкларыбызның куаныч-шатлыкларын күреп, ихтирамнарын тоеп пар күгәрченнәрдәй гомер кичерергә, туганнарыбыз, дусларыбыз янәшәсендә бик күп юбилейларны бергә каршыларга Ходай насыйп итсен!
Миңа язмыш бүләк иткән сине,
Бергә-бергә гомер итәргә.
Сикәлтәле тормыш сукмакларын
Җитәкләшеп бергә үтәргә.
Синең тормыш юлың матур тарих,
Күпләр өчен үрнәк булырлык.
"Рәхмәт!" – дибез, сиңа чын йөрәктән,
Синең гомер безнең горурлык.
Яшәү шатлыгы син безнең өчен,
Изгелегең белән үрнәк син.
Авыр чакта сиңа таянабыз,
Безнең өчен һәрчак кирәк син!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Дания, улың Ленар, киленең Гүзәл, кызың Алия, киявең Дамир, оныкларың Диләрә, Инсаф, Ясминә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев