«Мәңгәр” җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Айдар Габделбәр улы Шәрипов 2 августта үзенең олы юбилеен – 60 яшь тулган көнен билгеләп уза.
Хөрмәтле Айдар Габделбәр улы! Сезне олуг юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз! Авыл белем бирү учакларындагы уңай якка үзгәреш, һәр яңалык Сезнең төпле киңәшегез, олы ярдәмегез нигезендә тормышка ашырыла. Сез һәрвакыт безнең өчен ныклы терәк булдыгыз һәм киләчәктә дә шулай булып калырсыз дип ышанабыз.
Кояш нуры сипсә җиһан балкый,
Сезнең караш җанны җылыта.
Кешеләргә, илгә кирәк булып
Яшәгез Сез янып тормышта!
Сезгә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, тигезлек, эшегездә яңадан-яңа уңышлар теләп Олы Мәңгәр төп мәктәбе һәм балалар бакчасы коллективлары.
Нет комментариев