Мокшы авылында яшәүче кодагыебыз Сәгъдиева Фәридә Таһир кызының олы юбилее, 3 июльдә аңа 55 яшь тула.
Кадерлебез! Олы юбилеең җитә, куанып каршы алырга, киләчәктә сине көткән бәхет тулы таңнарга сөенеп, булганының бәрәкәтен күреп, сәламәтлек белән елмаеп атларга насыйп булсын. Гомер уза, олыгаям дип тә борчылма, яшьлек өчен унсигездә булу шарт түгел. Куаныч тулы картлыгың көтеп торсын, аны тигезлектә, кода белән белән бергәләп, балалар игелегендә яшәп, оныклар шатлыгын күреп, таза-сау булып, бергә-бергә үтәргә насыйп булсын. Олы йөрәгең тузмасын, рухың төшмәсен, гаиләңә терәк булып, туганнарыңа кирәк булып яшәргә язсын.
Балаларның һәрчак сезгә
Якты булсын иде йөзләре.
Саулык-сәламәтлек юлдаш булсын,
Көтсен матур гомер көзләре.
Сине хөрмәт итеп, кода-кодагыең. Теләкләребезгә тормыш иптәшең, балаларың да кушыла.
Нет комментариев