Этнэ таны

Мәрҗән авылында гаиләбезнең ныклыгын саклап яшәүче, тугры гомер юлдашы, сөекле әниебезнең Әлфинур Гомәр кызы Зиннатуллинаның 16 августта 50 яшьлек юбилее.

--, 10 август 2018 - 11:12
174
0
0

Яшьлек бакчасында очраштык та, гомерлеккә кавыштык. Инде менә 31 ел кулга кул тотынып, күзгә-күз карашып гомер кичерәбез. Син – булдыклы тормыш иптәше, балаларыбыз өчен кайгыртучан назлы әни, барлык туганнарың, дусларың өчен төпле киңәшче. Мәрхәмәтле җаның, киң күңелең, эчке дөньяңның матурлыгы белән сокландырып яшисең. Шуңа күрә дә сине яраталар, ихтирам итәләр. Сиңа түгәрәк юбилееңда саулык-сәламәтлек, сөю-сәгадәт, бәхет-куанычлар, озын гомер, күңел тынычлыгы телибез. Киләчәктә дә сүнмәс кояшыбыз булып кал.
Гомер үтә, олыгаям димә,
Үзгәрмибез, акыл җыябыз.
Гөрләп торган зур гаилә булды
Яшьлектәге корган оябыз.
Булганына шөкер кылып яшик
Тигез сүтик гомер йомгагын.
Куанычлар тулы поезд булып
Килсен синең туар елларың.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Әхтәм,
улларың Алмаз, Илфар, киленең Зилә,
оныкларың Наилә, Азамат.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: