Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мәрҗән авылында гомер кичерүче якын кешебез – Гарипов Рәдиф Гаделҗан улының 21 май көнне олы юбилее – 60 яшь тулган көне.

18 мая 2018, 11:24

1029

0

0

Мәрҗән авылында гомер кичерүче якын кешебез – Гарипов Рәдиф Гаделҗан улының  21 май көнне олы юбилее – 60 яшь тулган көне.

Шушы матур гомер бәйрәме уңаеннан аңа  иң изге, ихлас теләкләребезне җиткерәсебез килә. Син киң кү­ңелле, олы йөрәкле кеше, гаиләдә  горурланырлык әти һәм ир. Һәрвакытта да шулай изге күңелле булып кал. Сиңа бәхетнең ин зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Күңел тынычлыгы, сәламәтлек, чиксез бәхетләр, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. «Ир кеше — иген басуы, хатын – иген тулы келәт», – диләр. «Иген»не кадерләп саклаучы «келәт»ең – Данияң белән бергә, балаларыгызның тәүфыйклылыгына, оныкларыгызның бәхетенә куанып, соң сулышларыгызга кадәр кулга-кул тотынышып, тигезлектә, тынычлыкта озын гомер кичерергә насыйп итсен.
Туганлыкны саклап яшик шулай
Бер-беребезнең хәлен белешеп.
Кайгы килсә бергә уртаклашып,
Шатлыкларны бергә бүлешеп.
Юлларыңда киртә очраса да,
Тирән упкыннарга юлыкма.
Һәрчак сиңа ярдәмгә килерлек
Якыннарың барын онытма.
Ихтирам белән Мәрдәновлар, Абдуллиннар,
Гыйззәтуллиннар, Мөхетдиновлар гаиләләре.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев