Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мәрҗән авылында яшәүче безнең өчен бик кадерле булган якын кешебез – Сәфәров Рубис Идрис улының 30 августта 50 яшьлек юбилее.

28 августа 2019, 08:48

436

0

0

Мәрҗән авылында яшәүче  безнең өчен бик кадерле булган якын кешебез – Сәфәров Рубис Идрис улының 30 августта 50 яшьлек юбилее.

Кадерлебез! Матур юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Син киң күңелле, олы йөрәкле кеше, үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә кешелекле һәм игелекле, шуңа күрә дә үзең олы ихтирам казанасың. Алдагы гомер юлларыңны сау-сәламәт булып, күтәренке кәеф белән бәхетле көннәрдә  бергә матур итеп яшәргә язсын! 
Яшәү шатлыгы син безнең өчен,
Яхшылыгың белән үрнәк син.
Авыр чакта сиңа таянабыз,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.
Гомер юлың озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Рузия, 
балаларың Азат, Айзилә. Бу теләкләргә  әтиебез Идрис, әниебез Фәния һәм энең Фәндүс тә кушыла.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев