Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мәрҗән авылында яшәүче кадерле апабыз Зиннәтуллина Әлфинур Гомәр кызының 16нчы августта 50 яшьлек юбилее.

17 августа 2018, 10:11

874

0

0

Мәрҗән авылында яшәүче кадерле апабыз Зиннәтуллина Әлфинур Гомәр кызының 16нчы августта 50 яшьлек юбилее.

Һәр көн күрешеп, хәл белешеп торган, катлаулы мизгелләрдә аңлап ярдәмгә килгән, шатлыклы вакытларда янәшә булган, үзеңнең эш-гамәлләрең белән чиксез рәхмәтебезне яулаган хөрмәтле апабыз! Сине чын куңелдән олуг юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа тазалык-саулык, озын тигез гомер, балалар һәм оныклар куанычы телибез. Син – бар туганнарны, балаларыңны, килен-оныкларыңны бергә туплаучы. Үз гаиләңне генә түгел дус-туганнарны кайгыртучы, төпле сүзең белән киңәшеңне бирүче. Көчле рухлы, кешелекле, ярдәмчел, олы йөрәкле булганың өчен, без сине хөрмәт итәбез, яратабыз.  
Дус та син безгә апай да,
Бергә-бергә тормыш итәбез.
Бары бергә безнең, югы уртак,
Бер шатлыкны ике итәбез.
 Яшә әле, яшә таза булып,
Озак елларга җитсен күңелең.
Күрсен бары безнең туганлыкның
Куз буямас гади чынлыгын.
Иң изге теләкләр белән Ренат-Алсу, Илфат, Илнур. Бу теләкләргә әти-әниләребез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев