Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мәрҗән авылында яшәүче кадерле кешебез ГАРИПОВА ДАНИЯ МИДЕХӘТ кызына 30нчы июльдә 65 яшь тула

30 июля 2022, 08:10

977

0

0

Мәрҗән авылында яшәүче кадерле кешебез ГАРИПОВА ДАНИЯ МИДЕХӘТ кызына 30нчы июльдә 65 яшь тула

Мәрҗән авылында яшәүче кадерле кешебез ГАРИПОВА ДАНИЯ МИДЕХӘТ кызына 30нчы июльдә 65 яшь тула.

Кадерле әниебез, бүген барыбыз өчен дә якты, илаһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Син дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген аңларга өйрәтүче. Син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде. Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә әтиебез белән тигезлектә, без, балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез.

«Әни!» — диеп дәшү шундый рәхәт,

Рәхмәт, әни, һәммәбездән рәхмәт.

Әни булдың, әни булып калдың

— Һәр көнеңне безнең өчен яшәп.

«Әни!» — диеп әйтә алу — бәхет,

Син яшисең һәрчак безне дәшеп.

Безгә кылган теләкләреңне

Булса иде, әни, бәхилләтеп.

Синең бүген зур бәйрәмең, әни,

Бу бәйрәмең синең шундый якты!

Синдә булган йөз яктысы, әни,

Йөрәкләрдә безнең учак якты.

Туган көнең белән сине, әни!

Елгаларда ташу-ярлар тулган.

Син тумасаң, без дә булмас идек,

Әле ярый җирдә әни булган.

«Әни!» — диеп әйтү шундый рәхәт,

«Әни» сүзе тора безне дәшеп.

Һәрчак шулай балкып яшә, әни,

Якты йөзләреңнән нурлар чәчеп!

Ин изге теләкләр белән тормыш иптәшең Рәдиф, балаларың Ленар, Алия, киленең Гүзәл, киявең Дамир, оныкларың Диләрә, Инсаф, Ясминә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев