Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мәрҗән авылында яшәүче кадерле туганыбыз ГАРИПОВА ДАНИЯ МИДЕХӘТ кызы­ның­ 30 июльдә – олы юбилее

30 июля 2022, 08:09

759

0

0

Мәрҗән авылында яшәүче кадерле туганыбыз ГАРИПОВА ДАНИЯ МИДЕХӘТ кызы­ның­ 30 июльдә – олы юбилее

Мәрҗән авылында яшәүче кадерле туганыбыз ГАРИПОВА ДАНИЯ МИДЕХӘТ кызы­ның­ 30 июльдә – олы юбилее! Кадерле туганыбыз! Көн артыннан көн, ел артыннан еллар узып гомер көзебезгә дә якынлашабыз. Шөкер, узган гомерең үкенерлек түгел, авылдашларың алдында йөзең якты, абруең зур. Бу без, туганнарың өчен дә зур мәртәбә, горурлык. Тыныч, күндәм, сабыр күңелең артында телә­сә нинди тормыш сынауларын җиңәрлек алтын йөрә­гең­ бар! Син гаҗәеп юмарт та, киң күңелле дә, туган җанлы да, йомшак күңелле дә. Кадерлебез! Киләчәктә дә газиз­ләреңнең бәхет-шатлыгына куанып яшәргә, тигезлек­тә, озын гомер кичерергә язсын сиңа. Кунакчыл йорты­гызның ишекләре һәрвакыттагыча ачык, йөзең нурлы, табыннарыгыз мул булсын. Саулык-сәламәтлек белән гомер кичер, алда килгән юбилейларыңны да өй түрендә, тормыш иптәшең Рәдиф белән, балалар, оныклар, туганнар янәшәсендә бәйрәм итәргә насыйп булсын.

Йөз уңай сыйфатны җыйган

Йөрәккәең армый типсен.

Язлар кебек куандырып,

Җәйләр, көзләр, кышлар җитсен.

Гомерләрне һич санама,

Йөзеңдә аның билгеләре.

Бергә-бергә матур яшик

Безгә биргән гомерләрне.

Иң изге теләкләр белән туганнарың Габделнур Габделнур-Фирдәвес, Данил Фирдәвес, Данил-Нурия, Ягъфәр-Тәнзилә, Мәсхут-Гөлзидә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев