Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мәрҗән авылында яшәүче әниебез Ногманова Фәния Касыйм кызының туган көне – 80 яшьлек юбилее.

11 сентября 2020, 15:12

281

0

0

Мәрҗән авылында яшәүче әниебез  Ногманова Фәния Касыйм кызының  туган көне – 80 яшьлек юбилее.

Безнең өчен бу дөньяда бик кадерле әниебез! Сине юби­леең белән котлап, иң изге, иң эчкерсез, иң матур те­ләкләребезне җиткерәбез. Авырмыйча, сау-сәламәт булып, әле күп еллар безне шулай якты йөз белән каршы алып, озатып калырга язсын. Безнең тормышыбызны ямь­ләндереп, киңәшләреңне биреп торганың, тормышта үз юлыбызны табарга ярдәм иткәнең өчен рәхмәт сиңа әниебез. Без сине бик яратабыз.
Һәр балаңның  игелеген күреп,
Гел сөенеп кенә яшә син.
Сиңа саулык, озын гомер теләгәндә
Амин, диеп торсын фәрештә.
Куанычлар гына алып килсен,
80 яшьлек олы бәйрәмең.
Сиңа бүген бүләк итәбез без,
Бары яхшылыклар бәйләмен.

Изге теләкләр белән балаларың, киленең, кияүләрең. Бу теләкләргә Линар-Альдина, Камил, Ильяс, Илгиз-Сиринә, Рәмис, Илнар-Айгөл, Илнар-Энҗе, Булат, Азат, Йолдыз, Искәндәр дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев