Этнэ таны

Мәрҗән авылында яшәүче якын кешебез Ногманов Рүзәл Габделбәр улының 3 декабрьдә 50 яшьлек юбилее – туган көне.

--, 3 декабрь 2018 - 09:02
74
0
0


Кадерлебез! Матур юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Син киң күңелле, олы йөрәкле кеше, гаиләдә горурланырлык әти һәм ир. Һәрвакытта да шундый изге күңелле булып кал. Сиңа бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Күңел тынычлыгы, чиксез бәхетләр телибез. Киләчәктә дә эшеңдә уңышлар, корычтай ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, якыннарыңның кадер-хөрмәтенә төренеп, озын-озак бәхетле гомер кичерүеңне телибез.
Табигатькә охшаш гомерең дә –
Язлы да ул, җәйле, кышлы да.
Синдәй кеше булган өчен генә,
Дөнья матур, дөнья ямьле дә.
Изге теләк, назлы сүздән башка,
Табып булмый башка бүләкне.
Безнең өчен бик тә кадерле син,
Бик тә якын, бик тә кирәкле.
Иң изге теләкләр белән сине яратучы 
тормыш иптәшең Гөлнара, әниең Фәния, 
кызларың Энҗе һәм Йолдыз. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: