Мәрҗән авылында яшәүче якын кешебез – әтиебез Сәфәров Идрис Нургали улының 12 октябрьдә 75 яшьлек олы юбилее.
Кадерле әтиебез! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын, ихтирамын тоеп, әниебез белән бәрәкәтле, тыныч тормышта гомер ит!
Иң изге теләкләр белән улың Рубис, киленең
Рузия, оныкларың Азат, Айзилә. Котлауларга әниебез һәм улың Фәндүс тә кушыла.
Нет комментариев