Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Әтнә авылында гомер итүче, газетабызның баш бухгалтеры Фәйрзрахманова Нүрия Зөфәр кызының 12 февраль көнне туган көне.

12 февраля 2024, 09:02

248

0

2

Олы Әтнә авылында гомер итүче, газетабызның баш бухгалтеры Фәйрзрахманова Нүрия Зөфәр кызының 12 февраль көнне туган көне.

Хөрмәтле Нүрия Зөфәр кызы!
Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлап, корычтай нык сәламәтлек, шомырт чәчәгедәй ак бәхетләр, һәрчак балкучы кояшлы, аяз, имин күк йөзе телибез. Сезнең белән горурланабыз, Сездән үрнәк алабыз. Хезмәтегезне зур осталык белән, төгәл һәм күңел җылыгызны биреп башкаруыгыз, тырыш, көчле рухлы, кешелекле, гадел, ярдәмчел булуыгыз белән Сез коллективта зур ихтирам яуладыгыз.
Тагын бер кат туган көнегез белән котлап, алдагы тормышыгыздан ямь табып, авырмыйча, кайгы-хәсрәт күрмичә, гаилә иминлегендә, балаларыгызның, оныкларыгызның куанычын һәм игелеген күреп, Марсель абый белән тигез, бәрәкәтле, мул тормыш итүегезне телибез.
Якты кояш һәрчак юлдаш булсын, 
Шатлык тоеп типсен йөрәгең.
Авырлыклар сине урап үтсен, 
Кабул булсын һәрбер теләгең.
Гомер юлың озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән үтсен, 
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Иң изге теләкләр белән «Әтнә таңы» коллективы.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев