Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Бәрәзә авылында гомер кичерүче кадерле кешебез – әтиебез Хөснетдинов Рамил Билал улының 20 ноябрь көнне олы юбилее – 50 яшь тулган көне.

20 ноября 2018, 10:38

911

0

0

Олы Бәрәзә авылында гомер кичерүче кадерле кешебез – әтиебез Хөснетдинов Рамил Билал улының 20 ноябрь көнне олы юбилее – 50 яшь тулган көне.

Әтиебез! Сине ихлас йөрәктән шушы матур юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклау­чыбыз да. Үстердең, кеше иттең, мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта картаерга насыйп булсын үзегезгә!
Чәчләреңне, әти, чал басса да,
Күңелең көр, һаман яшь әле.
Җаның тыныч, тәнең таза булсын,
Кайгы-хәсрәт күрми яшә әле.
Сәламәт бул, кайгы-хәсрәт күрми,
Гомер көзен тыныч каршыла.
Рәхмәт әйтеп, газиз кешебез,
Баш иябез синең каршыңда!
Иң ихлас теләкләр белән
тормыш иптәшең Суфия, кызларың Зөһрә, Гөлчәчәк,
кияүләрең Фәнис, Вадим, оныгың Рияз.
Бу теләкләргә кода-кодагыйларың да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев