Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Бәрәзә авылында яшәүче әниебез САФИУЛЛИНА ФИРДАНИЯ ГАНИ КЫЗЫның 5 сентябрьдә 60 яшьлек юбилее. Шулай ук әтиебез НАИЛ ШАМИЛ УЛЫ да шушы көннәрдә туган көнен билгеләп үтте

03 сентября 2021, 12:31

707

0

0

Олы Бәрәзә авылында яшәүче әниебез САФИУЛЛИНА ФИРДАНИЯ ГАНИ КЫЗЫның  5 сентябрьдә 60 яшьлек юбилее. Шулай ук әтиебез НАИЛ ШАМИЛ УЛЫ да  шушы көннәрдә туган көнен билгеләп үтте

Кадерлеләребез! Инде без үссәк тә туган өебез һаман үзенә тарта. Чөнки анда сез бар. Без бу өйгә тормышның авыр мәшәкатьләреннән беразга гына булса арыныр өчен, ял итәр өчен, вакытлыча гына булса да балачагыбызга кире әйләнеп кайтыр өчен җыелабыз. Матур итеп куанып каршы аласыз, борчылып озатасыз. Туган көннәрегез белән котлап сезгә сәламәтлекнең ныгын, гомернең озынын телибез. Күңел күгегез гел аяз булсын. Туган нигезебезнең нуры булып, тигез гомер кичерергә насыйп булсын сезгә.

Әни бит ул – уй кояшы,

Әти – дөнья терәге.

Әти белән әни бергә булганда

Тыныч була бала йөрәге.

Олы хөрмәт, чиксез рәхмәт сезгә,

Исән генә була күрегез.

Сезнең белән гамьле тормышыбыз.

Сезнең белән ямьле түребез.

Иң изге теләкләр белән кызларың Ләйлә-Ләйсән, киявең Рөстәм, оныкларың Нияз, Инзилә, Ландыш, Филсинә, киявебез Ильяр, оныкчыгыгыз Ильдан.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X