Олы Бәрәзә авылында яшәүче СӘхибуллина Клара Хәйретдин кызының 9 ноябрь көнне 80 яшьлек юбилее.
Кадерле әниебез! Бүгенге матур илаһи бәйрәмеңдә без сиңа саулык-сәламәтлек, ак бәхетләр, шатлык-куанычлар телибез. Син безне җылытучы иң якты кояшыбыз, киңәшчебез. Алдагы көннәреңдә дә сихәтлек белән оныкларыңның игътибар-ихтирамын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, безнең ышанычлы терәгебез, куанычыбыз булып озак яшә.
Мәрхәмәтле, изге җанлы әни,
Бар назыңны безгә багышлап.
Яшисен син җирдә, һәрбер таңны
Бисмиллаңны әйтеп каршылап.
Иң изге теләкләр белән балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың һәм оныкчыгың.
Нет комментариев