Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Мәңгәр авылында гомер кичерүче иң кадерле, иң газиз кешебез – әниебез, Закирова Хәлимә Наил кызының 15 майда гомер бәйрәме – олы юбилее!

15 мая 2020, 09:42

567

0

0

Олы Мәңгәр авылында гомер кичерүче иң кадерле, иң газиз кешебез – әниебез,  Закирова Хәлимә Наил кызының  15 майда гомер бәйрәме – олы юбилее!

Әниебез – күз нурыбыз! Бүген сиңа 65 яшь тулды. Әмма син безнең өчен һаман япь-яшь. Безнең өчен син – дөньяда иң гүзәл, иң изге, иң кадерле зат. Бүгенге көндә без ихтирамга лаек булып, тормышта үз урыныбызны табып яшибез икән, бу, иң беренче чиратта, әтиебез белән сезнең уңышыгыз. Инде без үсеп, үзебез әти, үзебез әни булгач та, үз тормышыбызны коргач та, туган өебез һаман үзенә тарта. Чөнки анда Сез бар. Без бу өйгә тормышның авыр мәшәкатьләреннән беразга гына булса арыныр өчен, ял итәр өчен, вакытлыча гына булса да балачагыбызга кире әйләнеп кайтыр өчен җыелабыз. Матур итеп куанып каршы аласыз, борчылып озатасыз. Тагын китәләр, дип боекмагыз, кайларда гына йөрсәк тә, кайларда гына булсак та, безнең күңелләр һәрвакыт сезнең яныгызда. 
Кадерле әниебез! Без сине, барлык балаларың бергә җыелып, бүгенге бәйрәм көнең белән котлыйбыз. Озак яшә, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын! Биргән фатихаларың фәрештәләр булып безгә ирешсеннәр. Балаларыңның, оныкларыңның хәсрәтен күрмә, алар сиңа куанычлы хәбәрләр генә китерсеннәр, игелекле эшләр генә башкарсыннар. Әти белән тигезлектә, тагын бик күп еллар безне куандырып, сәламәт булып, шатлык- куанычларга күмелеп яшәргә язсын! 
“Әни!“ диеп дәшү шундый рәхәт, 
Рәхмәт сиңа, барыбыздан рәхмәт. 
Әни булдың, әни булып калдың 
Һәр көнеңне безнең өчен яшәп. 
“Әни!“ диеп әйтү шундый рәхәт, 
“Әни“ сүзе тора безне дәшеп. 
Һәрчак шулай балкып яшә әле 
Якты йөзләреңнән нурлар чәчеп.
 
Иң изге теләкләр белән әтиебез, әбиебез һәм улларың Раил, Алмаз, кияү-киленнәрең, 
оныкларың исеменнән кызың Раилә.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев