Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Мәңгәр авылында гомер кичерүче кадерле кешебез-әтиебез МӨХӘММӘТШИН ФИРДИНАТ САФА улының 6 сентябрьдә гомер бәйрәме – 70 яшь тулган көне

03 сентября 2021, 12:26

432

0

0

Олы Мәңгәр авылында гомер кичерүче кадерле кешебез-әтиебез МӨХӘММӘТШИН ФИРДИНАТ САФА улының 6 сентябрьдә гомер бәйрәме – 70 яшь тулган көне

Әтиебез! Туган нигезеңне ташламыйча, гаилә учагы тергезеп, бар тормышыңны, яшәешеңне, көчеңне – тормыш иптәшеңә, балаларыңа, оныкларыңа багышлаган кеше син. Тырышлыгың, булганлыгың, хезмәт яратуың белән безнең өчен һәрвакыт үрнәк булдың. Әниебез белән безгә – улың белән кызыңа гомер бүләк итеп, кадерләп үстердегез, икебезне дә укытып, олы тормыш юлына чыгардыгыз. Без ирешкән уңышлар, без яулаган үрләр – ул сезнең икегезнең тырышлык, сезнең тәрбия, сезнең дәрәҗә. Еллар агышына бирешми, “картаябыз” дип зарланмый, хәзер инде сез оныкларыгызны тәрбияләүдә дә безнең өчен төп терәк булып торасыз. Әтиебез! Син бүген ике балаңның кадерле әтисе, дүрт оныгыңның яраткан дәүәтисе, әниебезнең ышанычлы пар канаты. Сиңа шатлык-куанычларга бай озын гомер, ныклы сәламәтлек, тигез матур тормыш телибез. Һәр туар таңга сөенеп яшә, хәсрәт-борчулар сине ерактан читләп узсын. Син безгә бик кирәк!

Сабыр холык, тынгы белмәс йөрәк,

Уңган куллар — әти куллары.

Сиңа Ходай озын гомер бирсен,

Тигез булсын тормыш юллары!

Сәламәт бул, кайгы-хәсрәт күрми,

Гомер көзен тыныч каршыла.

Рәхмәт әйтеп, газиз кешебез,

Баш иябез синең каршыңда!

Әниебез Тәнзилә, улың Ирек-киленең Гөлия, оныкларың – Ильяр, Ильдан; кызың Рәзинә-киявең Азат, оныкларың Әмир,Мөнир. Бу теләкләргә кода-кодагыйларың да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев