Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Мәңгәр авылында гомер кичерүче якын кешебез - әтинбез, дәүәтиебез Шакиров Мәмхүт Закир улының шушы көннәрдә матур юбилее - 90 яшь тула.

01 января 2022, 11:38

298

0

0

Олы Мәңгәр авылында гомер кичерүче якын кешебез - әтинбез, дәүәтиебез Шакиров Мәмхүт Закир улының шушы көннәрдә матур юбилее - 90 яшь тула.

Олы Мәңгәр авылында гомер кичерүче 
якын кешебез – әтиебез, дәүәтиебез 
ШАКИРОВ МӘСХҮТ ЗАКИР улының шушы көннәрдә матур юбилее – 90 яшь тула. 
Кадерле әтиебез! Сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән 
кайнар котлыйбыз. Сау-сәламәт булып, балалар-оныклар куанычын күреп, килен-кияүләр, кода-кодагыйларыңның ихтирамын тоеп, күршеләр, туганнар, дусларыңның хөрмәтен сизеп, алга таба да борчу-мәшәкатьләрсез, авырмыйча яшәргә 
язсын, хәерле озын гомерләр насыйп булсын сиңа. Гомер 
буе икмәк үскән басуларны, озын юлларны руль артында 
күпме урагансыңдыр, борчылган, сөенгән көннәрең дә, көзге 
яңгырларда, кышкы бураннарда юлда калган чакларың 
да булгандыр, әмма шушы хезмәтеңә тугры калып, хезмәттәшләреңнең ихтирамын казанып яшәдең, безнең горурлыгыбыз булдың. Балаларым бәхетле булсыннар дип эшләгән 
изгелекләрең өчен, безгә бу тормышта яшәргә көч биргән 
акыллы киңәшләрең өчен, шатлык-сөенечләр китерә торган 
хәер-догаларың өчен чиксез рәхмәтләр сиңа, кадерле кешебез. 
Туган көннәр тезелеп киткән, 
Бер-бер артлы тәгәри... 
90 га да килеп җиткән 
Икәнсең бит син, әти! 
Туган көнең котлы булсын! 
Бәхет, шатлык, тазалык! 
Исәнлектә бергәләшеп 
100 яшеңне каршылыйк! 
Олы ихтирам белән улларың, кызларың, киленнәрең, кияүләрең, күп санлы онык-оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев