Олы Мәңгәр авылында яшәүче кодабыз Муллахметов Илсур Ансар улының 20 октябрьдә 60 яшьлек юбилее.
Кадерле кодабыз! Сине ихлас күңелдән юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Сиңа исәнлек, саулык, сәламәтлек, озын гомер, эшеңдә уңышлар, гаиләңдә тынычлык, кодагый белән бергә озын-озак итеп тигезлектә, байлыкта, муллыкта, гаилә учагын сүндермичә яшәргә язсын. Балаларыгызның, оныкларыгызның, кадер-хөрмәтен, игелекләрен күреп, туганнар, дуслар белән бергә яшәргә язсын.
Туган көнең белән котлап,
"Бәхетле бул, кода", – диябез.
Зур уңышлар, куанычлар,
Сәламәтлек телибез!
Иң изге теләкләр белән кодаң Фәрит, кодагыең Ләлә. Безнең теләкләргә балалар да кушыла: Фәнил, Фәнис-Ләйсән, Фәннүр,
оныкларыгыз Райнур, Индира.
Нет комментариев