Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Мәнгәр авылында гомер кичерүче якын кешебез, күршебез Гарипова Гөлфәния Абдулла кызының шушы көннәрдә олы юбилее – 55 яшь тулган көне.

16 ноября 2018, 10:36

855

0

0

Олы Мәнгәр авылында гомер кичерүче якын кешебез, күршебез  Гарипова Гөлфәния Абдулла кызының шушы көннәрдә олы юбилее – 55 яшь тулган көне.

Гөлфәния! Сине шушы матур бәйрәмең белән котлап, иң изге хисләребезне җиткерәсебез килә. Гомер буе күрше булып яшәп, авыр чакларда син безнең өчен зур терәк, шатлыкларыбызга бездән дә ныграк шатланучы зур таяныч булдың. Сабырлыгың, тырышлыгың, киң күңелле булуың белән күпләр өчен үрнәк булып торасың. Туар таңнар сиңа исәнлек-сихәтлек, күңел тынычлыгы, шатлык-сөенечләр генә алып килсен. Балаларың, якыннарыңның кадер-хөрмәтен, күңел җылысын тоеп, киләчәктә хәерле гомерләр кичерергә язсын.
Самими һәм гадел булып
Калдың гомер-гомергә.
Туры сүзең, якты йөзең белән
Бик якын син безнең күңелгә.
Тормыш күгең һәрчак балкып торсын,
Күтәренке булсын күңелең
Сәламәтлек, бәхет, шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.
Иң изге теләкләр белән Тәти апаң Резеда,
Ренат-Фәридә, Алсу-Марат, Гөлнара-Надир.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев