Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Әтнә авылында гомер итүче кадерле әтиәниебез ЭЛЬБРУС-ГҮЗӘЛИЯ МӘҮЛИЕВЛАРНЫҢ олы бәйрәме. 2 август көнне иңне-иңгә куеп тормыш итүләренә 30 ел.

30 июля 2021, 09:40

574

0

Тормыш юлын бергә башлагансыз – ахыргача бергә булыгыз!

Безнең кадерлеләребез!

Чын күңелдән сезне тәбрик итәбез

Гомер бәйрәмегез – энҗе туй белән.

Һәрчак сөенеп сезнең янга кайтабыз.

ӘТИ! Син бит безгә һәрчак иң нык терәк

Тормыш сораулары алдында.

Исән-имин озак яшә, әти,

Бәйрәмнәрең булсын тагын да.

ӘНИ! Изге теләкләрдән, назлы сүздән башка

Табып булмый затлы бүләкне.

Безнең өчен бик тә кадерле син,

Бик тә якын, бик тә кирәкле.

Әни бит ул өйнең җылысы,

Әти – дөнья терәге.

Әни белән әти бергә булса,

Тыныч була бала йөрәге.

Утыз елны иңне-иңгә куеп,

Бергә тартып тормыш арбасын,

Бер-берегезне сөеп, безгә үрнәк булып

Һәрчак туры юлдан барасыз.

Гадел дә сез, мәрхәмәтле дә сез,

Безгә сезнең белән бик рәхәт.

Әти-әни, барысы өчен сезгә

Әйтеп бетергесез зур рәхмәт.

Сәламәтлек ташламасын сезне,

Һәрбер көнегез үтсен шатлыкта.

Яшәү яме, дөнья иминлеге

Юлдаш булсын сезгә картлыкта.

Иң изге теләкләр белән улыгыз Илфат, киленегез Зөһрә, кызыгыз Илүзә һәм дә оныкларыгыз Ильяс белән Мәдинә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X