Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Әтнә авылында гомер итүче ХӨСНЕТДИНОВА НУРХАДӘ РӘҮФ КЫЗЫның 1 августта 80 яшьлек юбилее.

01 августа 2021, 10:37

402

0

0

Олы Әтнә авылында гомер итүче  ХӨСНЕТДИНОВА НУРХАДӘ  РӘҮФ КЫЗЫның 1 августта 80 яшьлек  юбилее.

Олы Әтнә авылында гомер итүче ХӨСНЕТДИНОВА НУРХАДӘ РӘҮФ КЫЗЫның 1 августта 80 яшьлек юбилее. Безнең өчен яшәү өлгесе, тормыш маягы булган иң газиз кешебез, сөекле әниебезнең туган көне.

Кадерле Әниебез, дистәләрне дистәләргә кушып го мер йомгакларын сүтсәң дә, күңел матурлыгын саклап, җан аклыгын башкалар белән бүлешеп яши беләсең. Безне дә үзең кебек итәгатьле, сабыр һәм түзем булырга, туганнарның, тормышның кадерен белергә өйрәтеп үстердең. Бүгенге көндә дә син безгә төпле киңәшче, җаныбызны җылытучы, гаилә учагын сүндерми саклаучы иң изге кешебез.

Кадерлебез! Бәйрәмең котлы, көннәрең кояшлы, гомерең озын, бәхетләрең мул булсын. Безнең күңел җылыбызны тоеп, игелегебезгә куанып озак яшә. Картлыгың тынычлыкта һәм муллыкта узсын.

Мәрхәмәтле, изге җанлы Әни,

Бар назыңны безгә багышлап.

Яшисең син җирдә, һәрбер таңны

Бисмиллаңны әйтеп каршылап.

Иң изге теләкләр белән кызың-киленең, улың-киявең һәм онык-оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев