Әтнә таңы

Олы Әтнә авылында гомер итүче Әлфия Әгъләм кызы Бәйрәмованың 24 августта – 50 яшьлек олы юбилее.

--, 23 август 2019 - 08:33
84
0
0

Кадерлебез! Безнең гаиләбездә зур шатлык, синең гомер бәйрәмең. Юбилей белән генә бәйлеме бу куаныч?! Туган көнең узган гомерне күз алдыннан үткәрде. Син бит безнең яшәешебезне бәйрәмгә әйләндерә алучы, шатлык­ка төрүче олы зат икәнсең. Без син тараткан нурлардан җылы алып яшибез икән, бу хакта уйланмаган да. Әле без генә дә түгел, күпме сабыйларга җан җылыңны бүләк итеп, якты дөньяга туарга булышкан кеше дә син. Кендек әбисе булу өчен чиста күңел, якты уйлар, ихлас булу кирәк. Ә син нәкъ менә шундый зат. Киләчәктә дә үзең булып яшәргә насыйп булсын.
Бер-беребезгә терәк, бер-беребезгә кирәк булып, улларыбыз, оныкларыбыз бәхетенә куанып, аларга ярдәм итеп, гади генә көннән дә бәйрәм ясап гомер итәргә язсын. Без сине 50 яшьлек юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Сәламәтлек, озын гомер телибез. Бүгенгедәй чибәр, сөйкемле бул. Ә йөзеңдәге елмаюны без, синең ир-егетләрең, сакларга тырышырбыз. Гаиләбезнең кояшы булып гомер ит! Без сине бик яратабыз.
Яшим хисләрнең олысын тоеп,
Синең йөрәкнең җылысын тоеп.
Синең елмаю – дөнья рәхәте,
Сиңа, гүзәлем, чиксез рәхмәтем.
50 яшь ул – алтын юбилей,
Тормыш куйган үзе “бишле”не,
Тәбрик итәм, котлыйм сине,
“Бишле” алган якын кешемне!
Бәйрәмеңнең матур хатирәсе
Күңелеңдә калсын уелып.
Кадерлибез сине чын күңелдән,
Барыбыз да бергә җыелып.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Радик. Теләкләремә улларың Марат, Азат, Булат, 
киленең Алинә, оныкларың Азамат, Айзат, 
әти-әниең Әгъләм белән Наҗия дә кушыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: