Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Әтнә авылында гомер итүче САФИН МАНСУР ГАБДЕЛХӘЙ УЛЫ белән САФИНА ТАҺИРӘ РӘХИМ КЫЗЫның бергә тормыш корып яшәүләренә 30 июль көнне 45 ел!

30 июля 2021, 09:35

384

0

0

Олы Әтнә авылында гомер итүче САФИН МАНСУР ГАБДЕЛХӘЙ УЛЫ белән САФИНА ТАҺИРӘ РӘХИМ КЫЗЫның бергә тормыш корып яшәүләренә 30 июль көнне 45 ел!

Олы Әтнә авылында гомер итүче САФИН МАНСУР ГАБДЕЛХӘЙ УЛЫ белән САФИНА ТАҺИРӘ РӘХИМ КЫЗЫның бергә тормыш корып яшәүләренә 30 июль көнне 45 ел!

Әтиебез Мансур, Казан арты – гүзәл Әтнә якларында туып-үсеп, моңлы Мөслим якларының Ык буенда үскән әниебез Таһирә белән парлы тормыш кичерәләр. Кадерлеләребез! Без Сезнең белән горурланабыз. Сез тырыш, куйган максатка ирешүчән, кулыгыздан һәрбер эш килә торган, булдыклы әти-әни, оныкларга – үрнәк әби-бабай. Сезнең кебек мәрхәмәтле, игелекле, олы йөрәкле кеше сирәктер. Әти-Әни, сез үзегез сайлаган язмышның тормыш җилләренә бирешмичә, үз һөнәрегезгә тугры калып, без – балаларыгызга да шул һөнәрләргә мәхәббәт тәрбияләдегез. Әтиебез үз һөнәренең остасы һәм остазы. Ул 45 ел эшләү дәверендә Татарстан Республикасының атказанган укытучысы исеменә һәм күп кенә казанышларга ия. Әниебез дә үз һөнәрен яратып, аңа тугры калып, күп мактауларга лаек. Бүген бездә бәйрәм!!! 45 ел – үзе бер гомер. Ул үзенең ямьле җәйләре, алтын көзләре, салкын кышлары, кояшлы язлары белән куанычлы һәм кадерле. Без Сезгә ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Алдагы гомер елларыгызда тормыш юлларыгызны иминлектә, сау-сәламәт, пар канатлы булып, бәхетле көннәрдә үтәргә язсын! Киләчәктә дә , оныкларыгызның, кардәш-туганнарыгызның игелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, тигезлектә хәерле гомер, бәракәтле тормыш итүегезне телибез.

45 ел гомер үзып киткән,

Туй көннәре калган еракта.

Кайнарлыгы сезнең мәхәббәтнең

Йөрәкләрдә еллар яңарта...

Алтын туйлар алда көтсен әле,

Утырырга язсын парлашып.

Гомер бирсен, Раббым, яшәр өчен

Сандугачлар кебек сайрашып.

Әти-Әни, әби, бабай диеп

Язсын әле озак дәшәргә.

Пар канатта, бары тигезлектә

Гомер булсын алда яшәргә.

Иң изге теләкләр белән балаларың Гөлнара-Рафис, Ринас-Рүзия, оныкларың Самир, Рәзил, Сәйдә. Бу теләкләргә туганнарыгыз, кода-кодагыйларыгыз да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X