Этнэ таны

Олы Әтнә авылында гомер итүче туганыбыз Илсия Мөхәммәт кызы Кадыйровага 4 июльдә 60 яшь тула.

--, 4 июль 2018 - 10:49
83
0
0


 Кадерлебез! Без сине олы юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Һәм синең өчен шатланабыз, Аллага шөкер, тормышны сөйгән йөрәгең, күңелең яшь әле. Күпне күрсәң дә, елмаясың: каршылыклар чыныктырган, акыл тупланган, балалар үсеп җиткән, оныклар янәшәңдә, киленең кызың кебек. Азрак тын алып, үзеңне кайгыртып кына яшәсәң дә булыр иде, ә синең тормышка үз аршының, терәк булып өйрәнелгән. Үз гаиләңне генә түгел, туганнарыңны да кайгыртасың, төпле сүзең һәммәбезгә кадерле. Алдагы гомер юлыңда үзеңә дә кадерле булып, балалар, оныклар игелеген күреп, сәламәтлектә яшәргә насыйп булсын. 
Күз тимәсен синең тормышыңа:
Алты дистә гомер сузылган. 
Уйлаганда һәммәсен дә шуның –
Хөрмәт белән тула сиңа күзләр. 
Саулык, муллык бәйрәмеңдә 
Телибез чын күңелдән:
Туасы килер көннәрнең 
Яхшырагы көтсен бүгеннән! 
Сине яратып Радик-Әлфия, Марат, 
Азат-Алина-Азамат, Булат.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: