Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Әтнә авылында гомер кичерүче газиз кешебез – әниебез, дәү әниебез - Галиуллина Динә Райф кызының 15 гыйнвар көнне туган көне – матур юбилее.

15 января 2022, 08:29

359

0

Кадерле әниебез! Сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа дөньядагы иң изге, иң ихлас теләкләребезне юллыйбыз.  Тормышта яхшысын да, яманын да күп күрсәң дә, Син беркайчан да күңелеңне төшермәдең, бары тик яхшылыкка, изгелеккә генә омтылдың. Уңганлыгың, тырышлыгың да күпләр өчен үрнәк. Гел янәшәбездә бул,Әни, син безгә бик кирәк. Авырмыйча, сәламәтлек белән, бәхет- шатлыкка күмелеп яшә. 
 Сабый чаклар ерактарак калган саен,
Күз төпләрен күләгәләр сарган саен,
Көмеш чәчләр, акыл зиһен арткан саен,
Кадерең синең арта бара, әни, бәгърем.
Синең сүзне кабатлыймын балама да,
Күз карашың, назың кирәк дәваларга,
Җылы сүзең үтеп керә яраларга,
Кояш күк син, якты көндәй, әни, бәгърем.
Юмартлыгым, көләчлегем — синнән бүләк,
Бүген дә син барыбызга безнең үрнәк.
Оныгың да котлый икән сине, димәк,
Гомер юлың матур үткән, әни бәгърем.
Иң изге теләкләр белән улың Фәнис, киленең Зөһрә, оныгың Рияз. Безнең теләкләргә кода- кодагыең да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев