Олы Әтнә авылында гомер кичерүче кадерле кешеләребез – Истәрия Хәкимулла кызы һәм Равил Хафиз улы Гайнетдиновларның бергә яши башлауларына шушы көннәрдә 60 ел була. Ямь өстенә ямь дигәндәй, Истәрия Хәкимулла кызына 31 июльдә аңа 83 яшь тула.
Кадерлеләребез! Сезне чын күңелдән матур бәйрәмнәрегез белән котлыйбыз. Алтмыш ел яшәү чорында төрле вакытларыгыз булгандыр – әмма сез беркайчан да ятка сер бирмәдегез – шатлыгын да, кайгысын да урталай бүлешеп, безнең өчен үрнәк булып яши белдегез. Сез әле дә тормыштан тәм табып яшисез, төпле нигезле, ышанычлы гаилә учагында балаларыгыз, оныкларыгыз, туганнарыгыз белән матур итеп гомер итәсез. Ходай Сезне саулыктан аермасын, мул, имин тормышта пар канатлар булып, озын гомер итәргә язсын.
Алтмыш ел иңне-иңгә куеп,
Бергә тартып тормыш арбасын,
Бер-берегезне сөеп, безгә үрнәк булып,
Һәрчак туры юлдан барасыз.
Гадел дә сез, мәрхәмәтле дә сез,
Безгә сезнең белән бик рәхәт.
Барысы өчен дә сезгә
Әйтеп бетергесез зур рәхмәт.
Иң изге теләкләр белән Арча районы Күпербаш авылыннан
киленегез Нурҗиһан, оныкларыгыз Дамир-Ләйсән, Зәринә.
Нет комментариев