Олы Әтнә авылында яшәүче безнең иң кадерле кешебез – тормыш иптәшем, әниебез Шәймәрдәнова Ризәлә Хатыйф кызының бүген, 11 сентябрьдә 50 яшьлек юбилее.
Кадерле әниебез, без сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә матур итеп яшәгез. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә.
Иң изге теләкләр белән
тормыш иптәшең Илфар, балаларың
Илнар-Айзилә, Рузилә, Ирек, оныгың Алсу.
Нет комментариев