Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Әтнә авылында яшәүче безнең кадерлебез Гәрәев Алмаз Наил улының шушы көннәрдә 50 яшьлек юбилее!

27 апреля 2018, 08:22

1075

0

5

Олы Әтнә авылында яшәүче безнең  кадерлебез Гәрәев Алмаз Наил улының  шушы көннәрдә 50 яшьлек юбилее!

Кадерлебез! Язмыш синең гомер юлыңда нинди генә борылышлар әзерләп куйса да, син аларны чын ирләрчә, горур кичердең, күтәрә алдың. Зарлану, уфтану сиңа ят нәрсә. Һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер булган кулларың алтын, күңелең изге, кешелекле, киң, сабыр. Горур бөркетләрдәй курку белми һаман алга таба омтылуың дусларың, туганнар алдында синең абруеңны тагы да күтәрә, бетмәс ихтыяр көчеңне сыный. Сиңа алдагы көннәрдә дә саулык-сәламәтлек, якыннарыңның, туганнарыңның, балаларыңның, оныкларыңның җан җылысын тоеп, тигезлектә яшәвеңне телибез. Киләчәктә дә гел шундый, үзең булып кал. Безнең күңелебезгә синең янәшәңдә һәрчак тыныч, рәхәт.
Бердәнберебез син безнең,
Ышанычлы терәгебез.
Сиңа саулык, бәхет сорыйк –
Чын күңелдән теләгебез.
 Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Фирдәвес, балаларың Алия, Айгөл, Айнур, кия­вең Марсель һәм яраткан оныгың Адель.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев