Олы Әтнә авылында яшәүче кадерле бабаебыз Сөнгатов Гарифулла Сөнгать улының 22 сентябрьдә 85 яшьлек юбилее.
Сине ихлас күңелдән шушы олы юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа тазалык, җан тынычлыгы, тән сихәте, озын гомер телибез. Син безнең өчен һәрчак ярдәмчел, төпле киңәшче, олы йөрәкле, кадерле бабай. Алдагы тормышың кайгы-хәсрәтсез үтсен. Якыннарыңның изгелеген күреп, мул тормышта яшәвеңне Ходай насыйп итсен.
Иң изге теләкләр белән оныгың Ләйсән, оныкчыгың Алия, улың Фидаиль,
киленең Резеда.
Нет комментариев