Олы Әтнә авылында яшәүче кадерле кешебез Гыйбадуллин Марсил Наил улының 7 ноябрьдә 50 яшьлек юбилее!
Кадерлебез! Сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа тынычлык, нык сәламәтлек, куанычлы озын гомер, гаилә бәхете телибез. Кызларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, ата-ана хакын хаклап, тигезлектә, муллыкта яшәргә язсын.
Сәламәт бул, гел елмаеп яшә,
Бәхет кунсын күңелең түренә.
Барыбызга канат, терәк булып,
Талмый атла гомер үренә.
Кешелекле бит син, изге җанлы,
Ярдәмчел син дуска, туганга.
Синнән газиз кеше бармы икән,
Без бәхетле тик син булганга.
Иң изге теләкләр белән әтиең Наил, әниең Рәйсә, тормыш иптәшең Лилия, кызларың Айгөл,
Айзилә, әбиең Хәҗирә.
Нет комментариев