Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Әтнә авылында яшәүче кадерле әниебез Җапбарова Мөхтәрәмә Шәрипҗан кызының 10 сентябрьдә 80 яшьлек юбилее.

07 сентября 2018, 09:24

1005

0

0

Олы Әтнә авылында яшәүче кадерле әниебез Җапбарова Мөхтәрәмә Шәрипҗан кызының 10 сентябрьдә 80 яшьлек юбилее.


Кадерлебез! Сиңа Аллаһы Тәгалә исәнлек-саулык бирсен, туар таңнарың аяз, имин булсын. Шатлык-бәхеткә уралып, күңел тынычлыгы белән озын гомер итүеңне телибез. Якты йөзең, тәмле ашларың, җылы сүзең өчен мең-мең рәхмәт сиңа. Тән сихәтлеге, күңел тынычлыгы белән җан җылыңны сүндермичә, без, балаларыңа, оныкларыңа, оныкчыкларыңа яшәеш чыганагы булып балкып яшә.
Котлы булсын, әни, туган көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына
Табып була олы бәхетне.
Иң изге теләкләр белән улың-киленең,
кызларың-кияүләрең, оныкларың,
оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев