Әтнә таңы

Олы Әтнә авылында яшәүче кадерле әниебез Баязитова Нәзирә Дәүләтгали кызының 20 февральдә 85 яшьлек күркәм юбилее!

--, 14 февраль 2020 - 08:41
174
0
0

Безнең әниебез барлык кешене дә тышкы матурлыгы, эчке халәте, сабыр холкы, тыйнаклыгы белән сокландырып тора. Бервакытта да ямьсез сүзләр белән тәмсезләнмичә, бары тик яхшы гамәлләр генә кылып, якыннарына кулыннан килгәнчә ярдәм итеп, җылылык өләшеп яши ул. Кадерле әтиебез! Сине олы бәйрәмең – юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз! Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларың һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәрәкәтле гомер итүеңне телибез!
И, Ходай, кабул ит,
Безләрдән зур гозер.
Әнкәйгә бир саулык,
Әнкәйгә бир гомер! 
Синең исән-сау булуың безнең өчен зур бәхет, кадерле әниебез!
Иң изге теләкләр белән улың Салават,
кызың Гөлзада һәм оныкларың, кодагыең, 
туганнарың.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: