Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Әтнә авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Хәбибуллина Фатыйма Габдрахман кызының 18 июльдә 90 яшьлек юбилее!

18 июля 2018, 16:04

1274

0

0

Олы Әтнә авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Хәбибуллина  Фатыйма Габдрахман кызының  18 июльдә 90 яшьлек юбилее!


Изге күңелле кадерлебез! Өебезнең нуры, күңелләребезнең  яктылыгы, тормышыбызның яме, нуры кимеми торган җылы кояшыбыз! Син күпләр сокланырлык үрнәк хезмәт һәм тормыш юлы үткәнсең, язмышның ачы сынауларына бирешмичә, безне, балаларыңны, гадел, тәрбияле итеп үстердең, һәркайсыбызга белем биреп, кеше иттең. Бүген бу тормышта үз урыныбызны табып, ихтирамлы кешеләр булуыбызга без бары тик сиңа бурычлы. Барысы өчен дә синең алда башыбызны иябез, әни! Киләчәктә Аллаһы Тәгалә сиңа исәнлек-саулык белән хәерле озын гомер итүеңне телибез. Озак яшә, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын. Тән сихәтлеге, күңел тынычлыгы белән, җан җылыңны сүндермичә, без, балаларыңа, оныкларыңа яшәеш чыганагы булып балкып яшә.
Мәрхәмәтле, изге җанлы әнкәй,
Бар назыңны безгә багышлап.
Яшисең син җирдә, һәрбер таңны
Бисмиллаңны әйтеп каршылап.
Иң изге теләкләр белән улларың-киленнәрең, кызларың-киявең, оныкларың һәм 
оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев