Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Әтнә авылында яшәүче кадерле, сөекле әниебез Сабирова Ризида Зиннәтулла кызынын 2 гыйнварда 75 яшьлек юбилее.

02 января 2019, 10:01

881

0

0

Олы Әтнә авылында яшәүче кадерле, сөекле  әниебез Сабирова Ризида Зиннәтулла кызынын 2 гыйнварда 75 яшьлек юбилее.


Бу көн безнең барыбыз өчен дә якты, илаһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр.Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакьлыгын аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән Иман иңдерүче әниебез!
Сине туган көнең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сезгә әти белән тигез озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәтлеге, саулык-сәламәтлек телибез. Күңелеңдәге җан җылысын сүрелдермичә, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын. Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.
Рәхмәт, әни, безгә гомер бирдең 
Төн йокламый карап үстердең. 
Йөрәк җылың кушып барыбызга 
Яшәр өчен ныклык, көч бирдең.
Туган көнең котлы булсын әни,
Юбилеең узсын күңелле. 
Балаларың бүген сине котлый, 
Шушы инде бәхет түгелме?!
Безнең өчен күпме тырыштың син, 
Уйладың син гомер юлыңда. 
Онытмабыз төпле сүзең, 
    зирәк фикерең, 
Рәхмәт сиңа барысы өчен дә.
Сәламәтлек, шатлык, бәхет белән 
Терәк булып безнең иңнәргә, 
Пар канатлар булып әти белән
 Талмый атла гомер үренә…
Тормыш иптәшең Илияр, улың Илдар, кызларың Ләйлә, Лидия, киленең Алсу, киявең Айрат,
оныкларың Илһам, Зөһрә, Ләйсән, Нияз.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев