Олы Әтнә авылында яшәүче кадерле әтиебез, бабаебыз Галимҗанов Фоат Галимҗан улының 14 июль көнне гомер бәйрәме – 80 яшьлек юбилее.
Олы җанлы, туганчыл, ярдәмчел, олы йөрәкле Әтиебез! Сиңа һәммәсе өчен дә чиксез рәхмәт! Киләчәктә дә тормышыбызның яме, туган йортыбызның нуры булып, саулык-сәламәтлектә, күңел тынычлыгы белән озын-озак куанычлы, бәрәкәтле гомер кичер. Син – безнең өчен кадерле, газиз кеше. Ходай гомерләр бирсен үзеңә. Һәрчак шулай без, балаларыңның, оныкларыңның игелеген, туганнарыңның җылысын тоеп шатлык-куанычта яшәргә язсын сиңа.
Котлы булсын бәйрәмен,
Тыныч булсын күнелең,
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерең!
Ихлас күңелебездән бәйрәмең белән тәбрик итеп, улың Рафаэль, киленең Гөлшат,
оныкларың Раил, Рамил.
Нет комментариев