Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Әтнә авылында яшәүче кадерле әтиебез ГАРИПОВ АЗАТ ХАРИС улының 9 июнь көнне олуг юбилее – 70 яшь тулган көне

09 июня 2022, 08:31

313

0

0

Олы Әтнә авылында яшәүче кадерле әтиебез ГАРИПОВ АЗАТ ХАРИС улының 9 июнь көнне олуг юбилее – 70 яшь тулган көне

Олы Әтнә авылында яшәүче кадерле әтиебез ГАРИПОВ АЗАТ ХАРИС улының 9 июнь көнне олуг юбилее – 70 яшь тулган көне.
Яхшы атаның хакы йөз яхшы остазның хакыннан да олырак диләр. Безне яратырга, кешеләргә ихтирам белән карарга, тормышта үз урыныбызны табарга өйрәткәнең өчен рәхмәтлебез сиңа, әти. Гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык кадерле әтиебез! Сине юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен мең рәхмәт сиңа. Кызганыч, әниебезгә синең күркәм бәйрәмеңне күрергә насыйп булмады. Тик син язмыш сынауларын горур үтеп, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшәдең. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта, таләпчән дә була
белдең. Син, әти, безнең таянычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез. Әти, сиңа исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, без, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, сынауларга бирешмичә яшәвеңне телибез.
Маңгаеңда сырлар — үткән еллар,
Борчуларың эзе — ак чәчең.
Барлык балаң, әти, рәхмәт әйтә,
Котлы булсын 70 яшең.
Сәламәт бул, гел елмаеп яшә,
Бәхет кунсын күңел түренә.
Барыбызга канат, терәк булып,
Талмый атла гомер үренә.
Иң изге теләкләр белән улларың-киленнәрең, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев