Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Әтнә авылында яшәүче кадерле әтиебез Гарипов Илдус ГАриф улының 20 ноябрь көнне 85 яшьлек юбилее!

20 ноября 2018, 10:35

786

0

0

Олы Әтнә авылында яшәүче кадерле әтиебез Гарипов Илдус ГАриф улының 20 ноябрь көнне 85 яшьлек юбилее!


Безнең өчен иң кадерле булган хөрмәтле әтиебез! Син – безнең җир йөзендәге иң кадерле кешебез. Ихлас күңелдән юбилеең – гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Син, гаиләм, балаларым диеп гомереңне безгә багышлап яшисең.  Әни белән икегезгә биш егетне тәрбияләп үстерү җиңел булмагандыр. Сиңа һәм әнигә корычтай тазалык, яхшы кәеф, исәнлек-саулык телибез. Сиңа шушы ямьле бәйрәмеңдә меңнәрчә рәхмәт сүзләре әйтәбез. Син – дөнья­да иң затлы, саваплы кешеләрнең берседер, без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз. Озын гомер сиңа!
Әтиебез – безнең кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңдә
Туган көнең белән котларга.
Төрле чакны күргәнсеңдер, әти,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез, терәгебез булып
Озак яшә безнең арада.
Парлап канат кагу җиңелрәк,
Тормыш сезне ялгыз итмәсен.
Тормыш чишмәләре чылтырап аксын
Мәңге-мәңге суы кипмәсен.
Иң изге теләкләр белән әниебез, 5 улың,
5 киленең, 11 оныгың һәм 5 оныкчыгың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев