Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Әтнә авылында яшәүче кадерле әтиебез, тормыш иптәшем Сәмигуллин Ленар Әдһәм улына 16 сентябрьдә 50 яшь тула.

16 сентября 2018, 08:55

991

0

0

Олы Әтнә авылында яшәүче кадерле әтиебез, тормыш иптәшем Сәмигуллин Ленар Әдһәм улына 16 сентябрьдә 50 яшь тула.

Сине ихлас күңелебездән юбилеең белән котлыйбыз. Син безнең терәгебез! Якты йөзең, җылы сүзең белән тормышыбызны нурга күмүчебез, үрнәк маягыбыз! Син олысына да, кечесенә дә ярдәмчел, игелекле. Шуңа күрә сине хөрмәт итәләр һәм яраталар.
Авырлыклар туса бу тормышта
Киңәш сорап сиңа киләбез.
Дөрес фикер, әйбәт киңәшләр
Бирәсеңне алдан беләбез.
Котлы булсын туган көнең, әти!
Сәламәтлек телик иң элек.
Насыйп булсын яшәү тынычлыкта
Күреп бездән хөрмәт, игелек.
Рәхмәтебез чиксез, сиңа әти!
Бары үрнәк алып яшибез.
Гел рәхәттә яшә, сөенечтә,
Иң кадерле, якын кешебез!
Гаилә учагын сүндермичә озын-озак еллар, 
әни белән бергә, тигезлектә сау-сәламәт яшәвеңне теләп кызың Ләйсән, улың Илшат. 
Бу теләкләргә әниебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X