Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Әтнә авылында яшәүче кадерле әтиебез Зәйнуллин Илфир Зиннәт улының 8 февраль көнне гомер бәйрәме, 65 яшьлек юбилее.

08 февраля 2021, 11:04

826

0

0

Олы Әтнә авылында яшәүче кадерле әтиебез Зәйнуллин Илфир Зиннәт улының  8 февраль көнне гомер бәйрәме, 65 яшьлек юбилее.

Кадерле Әтиебез, Дәү Әтиебез! Синең ях­шы­лыгыңны дөнья­дагы бер генә бизмән дә үлчи алмас, синең күңел як­­тылыгын сүрәтләр өчен әллә ничә кояш кирәк булыр иде. Җир йөзендә бармы икән шундый тагын берәү: си­нең кебек гаиләм, балаларым, оныкларым дип үлеп тор­ган, җанын бирергә әзер булган? Юктыр.Чөнки син – берәү генә! Күзләреңдәге җылылык, сүзләреңдәге шаянлык, йөрәгеңдәге олылык – безнең өчен язмыш бүләге! Әниебез белән тигезлектә, сау-сәламәт булып гомер ит – төп нигездә сез булганда, синең гармун моң­на­рың яңгырап торганда – тормышыбыз мәгънәле, эш-гамәлләребез бәрәкәтле, адымнарыбыз ныклы бит без­нең! Рәхмәт сиңа, Әтиебез, алдагы көннәрдә дә сезнең йөз ак­лыгыгыз булып, мактанычыгыз, куанычыгыз булып бергә-бергә яшәргә язсын! Бәйрәмең котлы булсын!
Сине яратып, тормыш итәшең, балаларың, киявең, киленең, оныкларың!

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Илфир абый туган көнегез котлы булсын.