Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Әтнә авылында яшәүче кадерлебез МӨХӘММӘТҖАНОВА ГӨЛГЕНӘ ВИЛЬДАН кызының 24 гыйнвар көнне күркәм юбилее – туган көне.

24 января 2022, 09:58

401

0

0

Олы Әтнә авылында яшәүче кадерлебез МӨХӘММӘТҖАНОВА ГӨЛГЕНӘ ВИЛЬДАН кызының 24 гыйнвар көнне күркәм юбилее – туган көне.

Олы Әтнә авылында яшәүче кадерлебез МӨХӘММӘТҖАНОВА ГӨЛГЕНӘ ВИЛЬДАН кызының 24 гыйнвар көнне күркәм юбилее – туган көне. Кадерле кешебез! Сине ихлас күңелдән матур бәйрәмең белән котлыйбыз. Сабыр һәм кешелекле, ярдәмчел һәм кунакчыл, бала җанлы һәм эчкерсез булуың, тынгысыз җаның, безнең шатлык-борчуларны йөрәгең аша үткәреп, киңәш-табыш, ярдәм итеп торуың өчен мең-мең рәхмәт сиңа. Һәр туар таңың  шатлык белән атсын, Аллаһы Тәгалә саулык-сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге юлдаш булсын сиңа. Гыйнвар салкыннарында туган булсаң да, якыннарыңа җылылык бирә торган кайнар йөрәгеңә тагын да көч-куәт өстәлсен. Кышкы тәрәзәләрдәге бизәкләрдәй саф һәм нәфис күңелең күген беркайчан да кара болытлар капламасын. Иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе беркайчан да ташламасын, әтиебез белән тигезлектә, балалар һәм  онык-оныкчыклар бәхетенә сөенеп, кадерхөрмәттә яшәргә язсын. Таң җилләре искән минутларда,

Көн туганда якты нур булып,

Йөрәктәге җылы рәхмәтебез

Барып җитсен сиңа гөл булып.

Матур тормыш, сәламәтлек теләп,

Туган көнең белән котлыйбыз.

Шатлык белән озын гомер үтеп,

Яшәвеңне генә телибез.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың Алсу-Альфир, Диас-Әдилә һәм оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев