Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Әтнә авылында яшәүче кадерлеләребез, әниебез Нурания Ибраһим кызы белән әтиебез Азат Харис улы Гариповларның бергә гомер итүләренә 40 ел тула.

19 июля 2019, 08:49

593

0

0

Олы Әтнә авылында яшәүче кадерлеләребез, әниебез Нурания Ибраһим кызы белән әтиебез Азат Харис улы Гариповларның бергә гомер итүләренә 40 ел тула.

Пар канатларыбыз – әти, әни! Без сезгә карап чын күңелдән сөенәбез. 40 ел вакыт бергә узса да, сез бербөтен, бер җан, бер тән булып тату яшисез. Сезнең матур тормышыгыз – безгә үрнәк. Без, балаларыгыз өчен һәрчак борчылып, ярдәм итеп, онык­лар өчен җан атып, куанып яшисез. 
Кадерлеләребез! Киләчәктә дә һәркемне сокландырып, тигезлектә, сөенеп яшәгез. Сау-сәламәт булып, безнең һәм оныкларыгызның бәхетен, куанычын күреп яшәргә Ходай насыйп итсен.
Һәркемгә дә бирми язмыш-тәкъдир,
Яшьнәп яши торган гомерне.
Күпме якты хатирәләр саклый, 
Сызылып үткән тормыш мизгеле.
Алга әйдәп балкый, дәшә һаман
Өмет кояшының нурлары.
Сәламәтлек, яхшы кәеф белән,
Каршылагыз килер елларны.
Иң изге теләкләр белән улларыгыз-киленнәрегез һәм  оныкларыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев